news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә автобус, җиңел һәм йөк машиналары бәрелешеп, кешеләр һәлак булган

Автобусның Заметчино район үзәгеннән Пензага барганда чыккан транспорт һәлакәтендә каза күрүчеләр дә күп

  (Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген сәгать16.15тә М5 “Урал” федераль трассасының 523 нче чакрымында, ягъни Пенза өлкәсе Түбән Ломов (Нижнеломовский) районында “ПАЗ” пассажир автобусы, “Mercedes” йөк машинасы һәм “ВАЗ-2110” җиңел машинасы бәрелешкән.

Шул хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәктәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, автобусның Заметчино район үзәгеннән Пензага барышы һәм анда 28 кеше булган. Россия ЭЭМның Пенза өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, транспорт һәлакәтендә 6 кеше һәлак булган, 22 кешенең, шул исәптән балигълык яшенә җитмәгән 2 баланың,тәне казаланган. Нәтиҗәдә, авыр хәлдә 6 кеше хастаханәгә озатылган, ләкин аларның 2се соңрак җан биргән, шул рәвешле, әлеге тарнспорт һәлакәтендә үлүчеләр 8гә җиткән.

Шушы очрак буенча җинаять эше кузгатылганлыгы билгеле.

Алдан җыелган белешмәләргә нигезләнеп фаразланганча, “ВАЗ-2110” автомобиле белән идарә иткән 1952 елгы хатын-кыз каршы як юлга чыккан һәм каршысына килгән ярымприцеплы фургонга яннан кагылып бәрелгән. Аннары фургон каршы як юлга чыккан һәм автобус белән бәрелешкән, дип яза “Интерфакс” сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot