Бер тәүлектә Татарстан янгын сүндерүчеләре тревога буенча 45 тапкыр юлга чыккан

Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән

(Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла–каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 45 тапкыр юлга чыккан.
4 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 2 кеше үлгән, 1 кеше коткарылган. Исерек килеш тәмәке тарту нәтиҗәсендә 1 янгын чыккан, җылыту приборын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгәннән – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, билгесез сәбәпләр буенча – 2 янгын, дип хәбәр ителә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми порталында.