news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан алты кеше үлгән

Пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан барлыгы 656 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын алты үлем очрагы расланган.

«1939, 1949, 1954 елда туган өч ир-ат, шулай ук 1938, 1943, 1952 елларда туган өч хатын-кыз Covid-19 корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан 656 үлем очрагы теркәлгән.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 49 очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100