news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буран һәм бозлавык вакытында үзеңне тиешенчә тоту кирәклеген искә төшерәләр

Буранда өйдән бары тик аерым очракларда гына чыгарга кирәк, анда да якыннарыгызга кайда баруыгызны һәм кайчан кайтачагыгызны әйтү мөһим.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразларына караганда, 3 декабрь киченнән 4 декабрьгә кадәр Татарстанда урыны белән буран, көчле җил, томан, шулай ук юлларда көчле бозлавык көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә көчле буранда өйдән бары тик аерым очракларда гына чыгарга кирәклеген искә төшерәләр. Чыгар алдыннан якыннарыгызга кайда баруыгызны һәм кайчан кайтачагыгызны әйтү мөһим. Автомобильдә булганда зур юллар һәм шосселар буенча гына йөрергә кирәк. Әгәр сез җәяү булганда шәһәрдән читтә адашсагыз, якында урнашкан йортка кереп, кайда икәнлегегезне ачыклагыз,   мөмкин булганча буран басылганны көтегез.

Машина йөртүчеләргә автомобильнең техник торышын тикшерергә һәм үзе белән авария комплектын: телефон өчен зарядка, җылы кием һәм юрган, кечкенә көрәк, кул фонаре һәм батарейкалар, аптечка, аш-су, балта һәм пычкы, шулай ук зажигалка, мини-мич һәм казан алырга кирәк.

Көчле җил булганда, урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торыгыз. Автомобилегезне зур агачлар янына куймагыз. Өйдә тәрәзәләрге,ишекләрне әйбәтләп ябыгыз.

Бозлавык вакытында машиналар арасында дистанцияне арттырыгыз. Җәяүлеләргә шулай ук урамда аеруча сак булырга кирәк, бигрәк тә юл аркылы чыкканда игътибарлы булу сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100