news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ришвәтчелек киң таралган эшчәнлек өлкәләрен атадылар

Ришвәтчелектә күбрәк торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф һәм медицина оешмасы хезмәткәрләре тотыла.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Елена Саляхова). Торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм медицина Татарстанда ришвәтчелек киң таралган өлкәләр дип табылды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек бүлеге башлыгы Дмитрий Козлов әйтте.

Ул әйткәнчә, Татарстанда балалар бакчалары мөдирләре ришвәтчелектә берничә мәртәбә тотылган. Кагыйдә буларак, алар акча өчен баланы бакчага урнаштырырга вәгъдә итәләр.

«Күрәсең, хокук саклау органнары хезмәткәрләре күреп бетерми торган юллары бар», — диде Дмитрий Козлов.

Шулай ук университет укытучылары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә ришвәтчелектә тотыла.

«Хәрби комиссариатларга килгәндә исә, аларда үз хезмәтләрен тәкъдим итә торган арадашчылар, төркемнәр эшли», — диде Козлов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot