news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын өч кеше үлде

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән 144 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вафат булганнарның өчесе дә ир-атлар, алар 1943, 1957 һәм 1965 елларда туган.

Барлык очракларда да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 144 үлем очрагы теркәлгән.

Элегрәк «Татар-информ» республикада тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясен 87 кеше йоктырганлыгын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100