Төнлә Казанда шәхси йорт янган

Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе һәм мәйданы ачыклана.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Казанда шәхси йорт янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 2.35 сәгатьтә 112 бердәм номерына Яңа Сосновка бистәсенең Вишневая урамында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Ут белән көрәшүчеләр килгәндә, ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган була.

Янгынны иртәнге дүртләр тирәсендә тулысынча сүндергәннәр. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе һәм мәйданы ачыклана.