news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда өеннән чыгып китеп югалган үсмерне бер ай дәвамында эзлиләр

3 ноябрьдә яшүсмер кара киемнәр киенеп өеннән чыгып киткән, тәнендә өч татуировкасы бар, буе – 175 сантиметр тирәсе.

Чаллыда өеннән чыгып китеп югалган үсмерне бер ай дәвамында эзлиләр

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда өеннән чыгып китеп югалган үсмерне инде бер ай эзлиләр. Социаль челтәрләрдә шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

3 ноябрьдә көндез 17 яшьлек Тимур Сабирҗанов өеннән чыгып киткән һәм шуннан соң бүтән күренмәгән. Аның кайда икәнлеге билгесез.

Яшүсмернең буе 175 сантиметр тирәсе, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт-кара күзле.

Җилкәсенең уң ягында – бүре кыяфәтендәге, ике беләгендә дә бүре һәм аның эзе рәвешендәге татуировкалар бар.

Өеннән чыгып киткәндә, яшүсмер гел кара төстәге киемнәр (кара куртка, кара футболка, кара төстәге спорт чалбары һәм кара кроссовкалар) кигән.

Үсмернең кайда икәнлеген белүчеләр булса +7 927 465-41-61 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100