Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида булган фаҗигадән соң кайбер күрсәтмәләр бирде
Җинаять эшен Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре тикшерә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида (анда исерек хәлдәге ир-ат үзенең элеккеге хатынын һәм ике баласын үтергән иде) булган фаҗигадән соң кайбер күрсәтмәләр бирде. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Әлеге фаҗига турында Татарстан Президентына хәбәр ителде. Зур шау-шу кузгаткан фаҗигале вакыйгалар булган очракта Рөстәм Миңнехановка тиешле мәгълүмат бирелә. Әгәр балалар тормышы турында сүз бара икән, ул һәрвакытта да әлеге мәсьәләне катгый контрольгә алу турында күрсәтмә бирә», - диде Галимова. Ул җинаять эшен Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре тикшерүен, әлеге җинаятьтә шикләнелүче ир-атның тоткарлануын искәртте.
«Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә бу юнәлештә эшли, аерым алганда, җирле органнардан әлеге гаиләнең имин булмаганнар реестрына кертелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклый. Моннан тыш, омбудсмен үги әтисеннән качып котылган бала белән дә эшли. Вәкаләтле вәкил компетенциясе нигезендә аңа тиешле ярдәм күрсәтеләчәк», - дип билгеләп үтте Казан Кремленең рәсми вәкиле.
3 декабрьгә каршы төндә Менделеевкидагы бер фатирда исерек хәлдәге 41 яшьлек Айнур Харисов 38 яшьлек хатынына, 19 яшьлек үги малаена һәм ике яшьлек улына пычак белән кадаган. Хатын-кызның беренче никахтан туган 12 яшьлек улы качып котылган һәм полициягә шалтыраткан. Хәзер аның белән психологлар эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз