news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә янып киткән электр кабеленең өзелеп төшүе видеога эләккән

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар мәгълүматларына караганда, бүген бу хәл Пушкин урамында булган.

Казан үзәгендә янып киткән электр кабеленең өзелеп төшүе видеога эләккән

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Видеога Казан үзәгендә яна торган электр кабеле өзелеп төшүе эләккән. Видеороликны социаль челтәрләрдә кулланучылар урнаштырды.

Кадрларда машиналар күп йөри торган юл өстендә кабельнең янып китүе күренә. Бераздан ул өзелә һәм чак кына узып баручы машинага эләкми кала.

Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматларга караганда, бүген бу хәл Пушкин урамында булган. Кулланучылар фикер белдереп, роликка шаярту белән, шул рәвешле шәһәрне Яңа елга бизи башладылар, дип язып куйганнар.


news_right_1
news_right_2
news_bot