news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Доминиканада авариягә очраган Казан кешеләре әлегә кайта алмый

Ял иткәндә имгәнүчеләрнең дүртесе Казан кешеләре, шуларның өчесе авыр хәлдә Доминикана хастаханәсендә ята.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 26 ноябрьдә Доминика Республикасында автобус катнашындагы юл һәлакәтендә 51 кеше зыян күргән, шуларның 41е хастаханәгә озатылган. Имгәнүчеләрнең дүртесе Казан кешеләре. Аларның өчесе авыр хәлдә. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә билгеле булганча, пациентларны ике кешенең хәле тотрыклы төс алганнан соң (чама белән ике атна узгач) туган ягына кайтарачаклар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Игуэй шәһәрендәге дәвалау учреждениесе белән элемтәгә кереп, Татарстан кешеләренең сәламәтлеген даими контрольдә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot