Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда машина йөртү таныклыгы булмаган ир-ат тудырган һәлакәттә аның пассажиры үлгән
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешкән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасының Питрәч районында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган.
ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, 9.20 сәгатьтә Казан-Шәмәрдән автоюлының 22 километрында “ВАЗ-2115” автомобиле белән “Шакман” йөк машинасы бәрелешкән. Җиңел машина белән идарә итүче 1983 елгы ир-ат тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм 1952 елгы ир-ат идарәсендәге йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинаның 1972 елгы пассажиры шунда ук үлгән, ә йөртүче төрле җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенә озатылган.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә җиңел машина йөртүчесенең юл-метеорология шартларын исәпкә алмавын һәм аның машина йөртү таныклыгы да булмавын ассызыкладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз