news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Яшел Үзәндә берьюлы биш автомобиль янган

Машиналарга ут төрткәннәр дип фаразлана.

Төнлә Яшел Үзәндә берьюлы биш автомобиль янган

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Узган төндә сәгать икенчедә 101 янгын сагы номерына Яшел Үзән шәһәренең Королев урамындагы 19нчы йорт янында берничә машина януы турында хәбәр килгән.

53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга биш минут эчендә урынга килеп җиткән. Янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы алган. Алар әлеге машиналарның салонында кешеләр булмавын әйткән.

Парковкада торган дүрт автомобильгә ут капкан, ялкын күршедәге машиналарга да күчү куркынычы туган. Ут капкан бишенче автомобиль башкаларыннан 35 метр читтәрәк булган.

1.14 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр.

«ГАЗель», Nissan Note һәм Renault Kaptur автомобильләрен янгын тулысынча юк иткән. 7нче модельле «Жигули»ның сул ягы, бамперы һәм фарасы янган. Renault Duster машинасының ике квадрат метр мәйданда сул ягы тулысынча янып беткән.

Янгын ут төртү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100