news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда такси белән капма-каршы бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган

Зыян күргән тагын ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр.

Татарстанда такси белән капма-каршы бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган
шаһитлар

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда йөк төягән тагылмасы булган җиңел машина такси белән капма-каршы бәрелешкән, йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.

Бүген иртән иртүк республиканың Баулы районында Казан — Оренбург трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт шаһитлары сөйләвенчә, йөк төягән тагылмалы «Жигули» машина йөртүчесе күтәренке юлда транспорт белән идарә итә алмаган, машина каршы якка чыгып киткән, анда ул «Рено» җиңел машинасы (такси) белән бәрелешкән.

«"Классика" шоферы автомобиль салонында кысылып калган. Коткаручылар һәм табиблар килгәндә ир-ат үлгән була инде. Зыян күргән тагын ике ир-атны хастаханәгә алып киттеләр», — дип сөйләде фаҗига шаһитлары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100