news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда дүрт машина катнашындагы һәлакәттә дүрт кеше имгәнгән

Шаһитлар сүзләренчә, Чаллы проспектында каршы як полосага чыккан «Киа Соло» йөртүчесе гаебе белән авария булган.

Чаллыда дүрт машина катнашындагы һәлакәттә дүрт кеше имгәнгән
Валентин Кулагин

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Чаллыда өч җиңел машина белән «ГАЗель» катнашындагы һәлакәттә 4 кеше зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте урыныннан үз хәбәрчесе сөйләде.

Һәлакәт Чаллы проспектында күпердә булган. Шаһитлар сүзләренчә, «Киа Соло» кырыйдагы сул полосадан хәрәкәт иткән, каршы як полосага чыккан һәм «Лада Гранта»га килеп бәрелгән. Бәрелешүдән соң «Гранта» «Газель» һәм «Тайота» автомобильләренә килеп бәрелгән.

Шулай итеп, «Гранта» йөртүчесе һәм пассажиры машинада кысылып калган, аларны коткаручылар чыгарган. Россия машинасының тагын бер пассажиры һәм «Киа Соло» йөртүчесе зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100