Социаль челтәрләрдә Түбән Кама Нефтехимда ауган колонна фотосы барлыкка килде

Түбән Кама предприятиесендә 35 метр чамасы биеклектәге химколонна ауган.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Түбән Кама Нефтехимда ауган колонна фотосы барлыкка килде.

Искәртеп үтик, кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Түбән Камада "Түбән Кама Нефтехим"да 35 метр чамасы биеклектәге химколонна ауган, дип хәбәр иткән иде. Гадәттән тыш хәл дивинил-бутадиен һәм углеводород чималы заводында булган.

Һәлакәт шаһитлары, колонна ауганда селкенү нәтиҗәсендә, күрше цехта тәрәзә пыялары ватылды, дип белдерделәр.