Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында һәлакәткә очраган ир-ат хастаханәдә үлгән
Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән машина йөртүчесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән чит ил машинасын йөртүче һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.
Һәлакәт 1 ноябрьдә 22.35 сәгатьтә Мәскәү–Уфа автомобиль трассасының 848 чакрымында була. "Киа" автомобиле белән идарә итүче 49 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлекне сакламыйча, юл кырыена чыгып кюветка очкан.
Ир-ат куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган һәм авыр җәрәхәтләр алган. Ул хастаханәгә озатылган һәм һәлакәттә алган тән җәрәхәтләреннән бер көннән шунда үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз