Башкортстанда нефть эшкәртү заводында янгында өч эшче зыян күргән

Зыян күрүчеләренең тәне 30 процент пешкән.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Нефтекамскида нефть эшкәртү заводында янгын аркасында өч эшче зыян күргән, дип хәбәр итә «МИР 24» телеканалы.
Аларның тәне 30 процент пешкән.

Янгын сүндерелгән, ул 50 квадрат метрга зыян китергән.

Искәртеп үтик: кичә, 2 ноябрьдә Түбән Камада «ТАИФ-НК» заводында шартлау булды. Янгын нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күргән.