news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган

Республикада 23 300 кеше коронавирустан терелгән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 71 кеше яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«20 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда (24) һәм Чаллыда (16) теркәлгән. Районнар арасында антирейтингта Түбән Кама лидерлык итә, анда 6 кеше ковид йоктырган. Тукай районында 4 кеше, Яшел Үзәндә өч кеше, Арча, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарында икешәр коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Республиканың Актаныш, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Спас һәм Чистай районнарында берәр кеше ковид белән авырган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 27 200 тапкыр куелган. Татарстанда 23 300 кеше коронавирустан терелгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100