news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабул шәһәрендә мәчет янында шартлау булган

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле сүзләренчә, бу хәл белән бәйле рәвештә, өч кешене тоткарлаганнар.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Әфганстан башкаласында мәчет янында шартлауда унике кеше үлгән, 32 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Кари Сәет Хости сүзләренчә, бу хәл белән бәйле рәвештә, өч кешене тоткарлаганнар.



news_right_1
news_right_2
news_bot