news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын дүрт кеше ковидтан үлгән

Республикада пандемия башланганнан алып ковидтан барлыгы 692 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус корбаны булган. Республикада пандемия башланганнан алып ковидтан 692 үлем очрагы теркәлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Узган тәүлектә республикада 1939 һәм 1948 елларда туган ике ир-ат һәм 1949 һәм 1959 елларда туган ике хатын-кыз коронавирустан үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100