news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш юлында автобус белән авариядә алты кеше имгәнгән

Казан-Оренбург юлында микроавтобус белән җиңел машина бәрелешкән.

Лаеш юлында автобус белән авариядә алты кеше имгәнгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында бүген юл һәлакәте була. Авариядә алты кеше имгәнә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге сигез тирәсендә Казан-Оренбург юлында автобус белән җиңел автомобиль бәрелешә.

«Авариядә алты кеше имгәнде. Ике кеше авыр хәлдә. Аларны Республика клиник хастаханәсенә илттеләр. Тагын дүрт кешенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Аларны да Республика клиник хастаханәсенә озаталар», — диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100