news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында автобус катнашында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше үлгән

Авария бүген иртән Казан-Оренбург юлында килеп чыккан.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында автобус катнашында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария бүген иртән Казан - Оренбург юлында булган. Зыян күргән алты кешене Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, җиңел машинаның шоферы һәм пассажиры бик авыр хәлдә булган, табиблар аларны коткарып кала алмаган. Алар вафат булган.

Уртача авыр хәлдә булган бер пассажирны хастаханәгә салганнар, канәгатьләнерлек хәлдә булган тагын өчесен өйләренә озатканнар, аларга амбулатор дәвалану билгеләнгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot