news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Питрәч районындагы юл һәлакәтендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән
М7 трассасының 854 нче чакрымында җиңел машина һәм йөк автомобиле бәрелешкән.
Скопировать ссылку
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Питрәч районында җиңел машина һәм йөк автомобиле бәрелешү сәбәпле бер кеше зыян күргән, берсе үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Бүген иртән 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына М7 трассасының 854 нче чакрымындаюл һәлакәте килеп чыгуы турында хәбәр килә. Биредә «Фредлайнер» йөк машинасы һәм Башкортстан номерлары куелган «Хендэ Акцент» автомобиле «маңгайга-маңгай» кбәрелешә.
Һәлакәт булган урынга Шәле авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килә.
Һәлакәт аркасында җиңел машинада барган 19 яшьлек пассажир кыз зыян күрә, тагын бер пассажир – шулай ук 19 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән һәлак була.

Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре махсус гидравлик корал ярдәмендә зыян күргән һәм һәлак булган кызларны машинадан чыгара, автомобильләрнең аккумуляторларын өзә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot