Шешәдәшен берәү балта белән башына сугып үтергән

Бу хәл Буа төбәгендә булган

  (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Узган атнада Буа районы авылларының берсендә ике ир-атның ызгышы берсенең үлеме белән тәмамланды. 26 яшьлек М., үз өендә башланган кәеф-сафа коруны дәвам итәр өчен, төнлә авылдашы Г. янына бара. Икәүләшеп аракы эчкәннән соң, кунак тагын исерткеч таләп итә. Моңа җавап итеп хуҗа агач борыс белән шешәдәшенең аркасына, кулларына, башына суга. Башына балта белән дә бирә һәм бу хакта полициягә үзе хәбәр итә. Г.га карата җинаять эше кузгатылды, дип яза районның “Байрак” басмасы.