news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда чит ил машинасында йөкле автоледи агачка барып бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң хатын-кызны баласын югалту куркынычына шикләнеп, хастаханәгә алып киткәннәр.

Чаллыда чит ил машинасында йөкле автоледи агачка барып бәрелгән
Дәүләт автоинспекциясе

(Чаллы, 3 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллыда йөкле автоледи агачка барып бәрелгән, шуннан соң аңа ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария кичә кич Тынычлык проспектында 47нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 24 яшьлек Чаллы хатын-кызы «Октавия Шкода» машинасында зур тизлек белән бордюрга менеп киткән, ә аннары агачка бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң хатын-кызны баласын югалту куркынычына шикләнеп, перинаталь үзәккә алып киткәннәр.

Бу көнне Беренче юлда тагын бер юл-транспорт һәлакәте булган, зыян күрүче бар. «Мицубиси»дагы 34 яшьлек шофер авариядән соң туктап торган «Тойота»га килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, япон чит ил машинасы салонында булган дүрт яшьлек бала зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100