news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бала фонтанга егылганнан соң җинаять эше кузгатылды

Бу хәл июль ахырында Тукай яр буенда булган иде.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда бала фонтанга егылганнан соң җинаять эше кузгатылды. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә Чаллы паркында нәни кыз баланың аягы белән фонтанга егылуы төшерелгән видео чыкты.

Бу хәл 21 июльдә Тукай яр буенда булган. Бала коры фонтан буйлап йөргәндә, аягы төшеп киткән.

Күзәтчелек ведомствосы ачыклаганча, гадәттән тыш хәл фонтанның саклау җайланмасы беркетмәсе төзек булмавы сәбәпле чыккан. «Мәдәният һәм ял паркы» предприятисе хезмәткәрләре куркынычсызлык чараларын булдырмаган.

Шул сәбәпле, парк хезмәткәрләренә «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100