news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өч яшьлек улын үтергән ана кеше психик авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк

Фаҗига узган елның октябрендә булган. 32 яшьлек хатын-кыз иреннән көнләшеп, кечкенә улын үтергән һәм 7 яшьлек улын каты яралаган.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда өч яшьлек улын үтергән ана кеше психик авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе  Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Суд-психиатрик экспертлар комиссиясе хатын-кызда хроник психологик тайпылыш билгеләрен ачыклаган. Бу аны үз холкын аңлаудан, үз гамәлләренең  иҗтимагый куркынычсызлык тудыруын һәм алар белән идарә итү мөмкинлегеннән мәхрүм итә», — диде Шептицкий.

Суд Чаллыда яшәүче хатын-кызны психик авырулар хастаханәсендә мәҗбүри дәвалау турында карар кабул иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100