Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда ир-ат хатыны күз алдында янып үлгән
Янгын бүген көндез шәхси йортта булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Чистайда өлкән яшьтәге ир-ат хатыны күз алдында янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шәхси йортта янгын турындагы хәбәр бүген көндез ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына килгән.
Гадәттән тыш хәл урынына 67нче янгын-сүндерү коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгын йорт ишеген һәм янкорылманы чорнап алган.
Йорт хуҗабикәсе йорт эчендә ире калуын белдерә. Ир-ат урын өстендә авырып яту сәбәпле, үзе чыга алмаган.
Янгын сүндерүчеләр йортны тикшергәннән соң бүлмәдә ир-атны тапканнар. Аны, урамга алып чыгып, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Табиблар аның үлемен раслаган.
Соңрак ачыкланганча, янгында калып гомере өзелгән ир-атның хатыны бакчада булган һәм янгынны соң күреп алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз