news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлындагы авариядә бер машина йөртүче үлгән, икенчесе җәрәхәтләнгән

Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү эше башлаган.

Татарстан юлындагы авариядә бер машина йөртүче үлгән, икенчесе җәрәхәтләнгән
ТР Прокуратурасы

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Бөгелмә районында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бүген көндезге берләр тирәсендә килгән. Бөгелмә – Уральск трассасында 7нче модельле «Жигули» һәм Оренбург номерлары куелган KIA автомобильләре бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Жигули»ның йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган KIA автомобиле шоферын хастаханәгә озатканнар.

Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү эше башлаган.

«Авариянең нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү эшен күзәтү ведомствосы үз контроленә алды», - дип искәртте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100