Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд сабыйга карата көч куллану турындагы эш буенча аклау хөкемен гамәлдән чыгарды
Җинаять эше Бөгелмә шәһәр судында, әмма яңа составта каралачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Татарстанның Югары суды Бөгелмәдә яшь ярымлык кызга карата көч куллану турындагы эш буенча аклау хөкемен гамәлдән чыгарды. Бу хакта судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Җинаять эше Бөгелмә шәһәр судында, әмма яңа составта каралачак.
Процессуаль хокук бозулар булу аркасында җинаять эше судка кире кайтарылды, дип белдерделәр судның матбугат хезмәтендә.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, быелның апрелендә Бөгелмә суды яшь ярымлык кызына карата көч куллануда гаепләнгән 27 яшьлек ир-атны аклады. Әлеге җинаять эше Татарстанда гына түгел, Россиядә дә зур шау-шу кузгатты.
Ир-ат үз гаебен кире какты. Кызның әнисе дә аның ягына басты. Аның әйтүенчә, әтисе кызының памперсын алыштырганда сабыена ялгыш кына җәрәхәт ясаган.
Прокуратура аклау хөкеме белән килешмәде һәм судка шикаять бирү турында карар чыгарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз