Казанда яшь ярымлык кыз баланы үтергәннәр

Баланы атасы үтергән дип шикләнәләр.
(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Казанда яшь ярымлык бала мәете табылган. Ул үтерелгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә сөйләделәр.Башлангыч версия буенча, баланы атасы үтергән. Хәзерге вакытта җинаять урынында оператив-тикшерү төркеме эшли. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.Җинаять эше кузгатылган.