news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов үлгән

Көрәшче соңгы ике көндә бик авыр хәлдә булган.

Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов үлгән
http://nashcheremshan.ru/

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов үлгән. Бу хакта көрәшчеләрнең мессенджер төркемендә хәбәр ителде.

Ильяс Галимовта коронавирус табылган дигән хәбәр чыккан иде. Ул соңгы ике көндә бик авыр хәлдә булган, дип хәбәр итә журналист, «Шәһри Казан» баш мөхәррире Радик Сабиров.

  • Соңрак «Знамя труда» газетасы коронавирус диагнозы расланмады дип язды.

Ильяс Галимов — көрәшче һәм хөкемдар, 2015 елда көрәш буенча дөнья чемпионы, күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы, 2017 елда Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100