Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда бакча йортында булган янгында хатын-кыз мәете табылган
“Гидростроитель-2” бакчачылык ширкәтендә бакча йорты 3 июньдә төнге сәгать 3нчедә янган.
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда бакча йортында янгында хатын-кыз үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Гидростроитель-2” бакчачылык ширкәтендә бакча йорты 3 июньдә төнге сәгать 3нчедә янган. Янгын мәйданы 28 квадрат метрны тәшкил иткән.
Янгын сүндергәндә хатын-кыз мәете табылган. Беренчел мәгълүмат буенча, электр җиһазын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләре бозылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз