news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада язучы һәм әдәбият галиме Тимергали Килмөхәммәтов вафат булган

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 3 майда 11.30 сәгатьтә Ф.Гаскәров урамы, 7нче йорт адресы буенча узачак.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Уфада 80нче яшендә язучы, әдәбият белгече, Башкорт дәүләт университеты профессоры Тимергали Килмөхәммәтов инсульттан вафат булган.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 3 майда 11.30 сәгатьтә Ф.Гаскәров урамы, 7нче йорт адресы буенча узачак. Аны үзенең туган ягында – Кырмыскалы районы Ибраһим авылында җирләячәкләр.

Тимергали Килмөхәммәтов - «Мостай Кәрим драматургиясе» (1979), «Башкорт драматургиясе поэтикасы» (1995, икенче басма – 2008) монографияләре; «Драматургия һәм драматурглар» (1986) һ.б. китаплар авторы. Ул «Башкортостан» энциклопедиясе һәм «Башкорт әдәбияты тарихы» күптомлыгының актив авторы да. Тимергали Килмөхәммәтов күп еллар Мөхәммәтсәлим Өметбаевның тормыш юлын, иҗади мирасын һәм иҗтимагый эшчәнлеген өйрәнде.

Соңгы елларда Башкортстан матбугаты һәм журналистикасы проблемалары буенча нәтиҗәле фәнни эзләнүләр алып барды. Язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече буларак ул башкорт әдәбияты үсешенә сизелерлек өлеш кертте, тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләрен формалаштыру буенча даими эш алып барды. Башкорт дәүләт университетында күп еллар эшләү дәверендә йөзләгән журналист әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100