Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирустан вафат булган пациентлар саны 465кә җитте.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алар – 1956 елгы хатын-кыз һәм 1961 елгы ир-ат.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган», - дип белдерделәр ведомствода.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирустан вафат булган пациентлар саны 465кә җитте.

Узган тәүлектә Татарстанда 37 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.