news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама елгасында ир белән хатын утырган көймә әйләнеп капланган, ир-ат батып үлгән

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда Кама елгасында ир белән хатын утырган көймә әйләнеп капланган, ир-ат батып үлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәл кичә кич республиканың Лаеш районы Атабай авылында булган. Яр буе урамында яшәүчеләр Кама елгасы ягыннан ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишеткән, әмма караңгы булганга берни дә күрмәгәннәр. Кичке унберләр тирәсендә әлеге хәл турында 112 бердәм номерына шалтыратканнар.

Урынга килгән коткаручылар ир белән хатынның көймәдә елгага (соңрак ул әйләнеп капланган) кереп китүен ачыклаган. Төн урталарында суда көймәгә тотынып торган 34 яшьлек хатын-кызга юлыкканнар. Аны яр буена алып чыкканнар, ул медицина ярдәменнән баш тарткан.

Берничә сәгатьтән соң коткаручылар яр буеннан 70 метр эчтә су төбендә 35 яшьлек ир-атның мәетен табып алган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

ТР Кече үлчәмле суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр иткәнчә, ир-ат хатыны белән коткару жилеты кимичә генә пластик көймәдә елгага кергән, өстәвенә исерек тә булган.

«Судно хуҗаларына 1 гыйнвардан кайбер таләпләрнең үз көченә керүен искәртәсем килә. Аның нигезендә көймә белән суга кергәндә һичшиксез коткару жилеты кияргә кирәк. Әгәр эчкә керергә өлгермәгән булсагыз, ул сезгә яр буена йөзеп чыгарга мөмкинлек бирә, яки шул тирәдән үтеп барган судно пассажирлары яисә яр буендагы кешеләр сезне күреп алып ярдәм күрсәтә ала. Бүгенге көндә суның температурасы +5..+7 градустан артмый, кеше салкын суда бик тиз туңа», - дип искәртте Юрий Венедиктов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100