news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда рейд вакытында автоинспекторлар исерек шоферны тоткарлаган

Хәзер ир-атка 30 мең сум штраф һәм ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Казанда рейд вакытында автоинспекторлар исерек шоферны тоткарлаган
Гүзәл Хөсәенова

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Җомга көнне рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек шоферны тоткарлаган.

Автоинспекторлар исерек ир-атны алкомаркеттан ерак түгел күреп ала. Кибеттән бер шешә аракы алып чыгып, шофер үз автомобиленә юл тота һәм руль артына утыра. ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп алган ир-ат алардан качарга омтыла.

«Шофер, машинасын сулга борып, качарга тырышты. Шул ук вакытта ул башка автомобильгә юл бирмичә авария хәлен тудырды», — дип сөйләде автоинспекторларның берсе.

Ир-ат медицина күзәтүе узудан баш тарткан. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot