news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда битлек һәм антисептик саткан спекулянтларны тоткарлаганнар

Яшьләр өч тапкыр арттырып сату нияте белән интернет аша битлек һәм антисептик сатып алуларын әйткән.

Казанда битлек һәм антисептик саткан спекулянтларны тоткарлаганнар

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда медицина битлекләрен һәм антисептикларны берничә тапкыр кыйммәтрәк бәядән сатучы спекулянтларны тоткарлаганнар. Бу хакта Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта сөйләделәр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре сатып алучылар сыйфатында сатучылар белән элемтәгә кереп, 4000 битлек һәм 1000 антисептик алырга килешкән. Товар 336 мең сум тәшкил иткән.

Спекулянтларны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. Яшьләр өч тапкыр арттырып сату нияте белән интернет аша битлек һәм антисептик сатып алуларын әйткән. Аларның сату өчен рөхсәт бирүче документлары булмаган.

«Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot