news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшәүче ир-ат бертуганының алты яшьлек кызын көчләүдә гаепләнә

Хәзерге вакытта 36 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган һәм суд психологик-психиатрия экспертизалары билгеләнгән.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Азнакайда яшәүче ир-ат бертуганының 6 яшьлек кызын сексуаль көчләүдә гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Ачыкланганча, кызның әтисе хатыны белән аерылышканнан соң, бала әтисе белән яши башлаган. Эшкә киткәндә, әтисе кызын туганы белән калдырган. Ул исә, форсаттан файдаланып, бертуганының кызына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган.

Хәзерге вакытта 36 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган һәм суд психологик-психиатрия экспертизалары билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100