news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бер автомобильче 25 машинаны бәрдереп качкан мизгел видеога эләккән

Оперативниклар өч тәгәрмәченә зыян салганнан соң гына ир-ат автомобилен туктатырга мәҗбүр була.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда Күп фунцияле үзәккә килгән ир-ат җәнҗал чыгарган. Аңа үзәк хезмәткәренең, әтисе исемен әйтмичә, исем белән генә эндәшүе ошамаган.

Бу хәл видеокамераларга эләккән һәм ул социаль челтәрләрдә чыкты. Видеоязмада күренгәнчә, ир-ат хезмәткәрнең компьютерын идәнгә төртеп төшерә һәм аны мыскыл итә.

Агентлыкка мәгълүм булганча, шушы хәлдән соң ир-атны полиция экипажы куып тотмакчы була. Качкан вакытта ир-ат берничә машинаны бәрдерә. Видеоязмада берничә хокук сакчысының аны йорт ишегалдында тоткарларга маташуы күренә. Машинадагы ир-ат якындагы автомобильләрне бәрдерә-бәрдерә борылып китмәкче була.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, бу хәл Замелекесье бистәсендәге йорт янында булган. Җинаятьче ишегалдыннан чыгып киткәннән соң, аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тоткарларга тели. Оперативниклар машинасының өч тәгәрмәченә зыян салганнан соң гына ир-ат автомобилен туктатырга мәҗбүр була.

Руль артында 55 яшьлек Чаллы кешесе булган, аны тоткарлаганнар. Гомумән алганда, ул качкан вакытта 25 автомобильне бәрдергән. Медицина тикшерүе ир-атның аек булуын күрсәткән.

Аңа карата светофорның кызыл утына узган өчен, автомобильне урнаштыру кагыйдәләрен бозган өчен, авто тукталышы турындагы таләпне үтәмәү, юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап китү һәм полиция хезмәткәренә буйсынмаган өчен берничә административ материал төзелгән. Моннан тыш, полиция хезмәткәренә карата көч куллану буенча җинаять эше кузгатылган.

Шулай ук, тоткарланучының эзләүдә булуы ачыкланган. Ул акча таләп итүдә гаепләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100