news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 27 табиб коронавирустан үлгән

Үлемнең сигез очрагында һөнәри эшчәнлек белән бәйләнеш расланган.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 27 табиб коронавирустан үлгән
Солтан Исхаков

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Пандемия башланганнан бирле коронавирус аркасында Татарстанда 27 табибның гомере өзелгән. Сигез очракның һөнәри эшчәнлекләре белән бәйләнеш булуы расланган, ә тугыз очракта әле тикшерү бара.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шул хакта сөйләде.

«Пандемия башланганнан бирле без медицина хезмәткәрләре арасыннан 27 кешене югалттык. Аларның унысында һөнәри эшчәнлек белән элемтә юк, сигезендә ул расланган, тагын тугыз очрак буенча тикшерү дәвам итә», — диде спикер.

Ул табибларның җәмгыятьнең башкалар кебек үк әгъзалары булуын, шуңа күрә алар авыруны эштә генә түгел, башка урында да йоктырырга мөмкин икәнлеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100