news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән

Пандемия башланганнан алып республикада 347 кеше инфекция корбаны булган.

Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстанда 1940, 1947, 1954 елларда туган хатын-кызлар һәм 1950 елда туган ир-ат ковид корбаны булган.

Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 347 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100