Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язучы Госман Гомәр вафат
Әдип туган ягы - Балык Бистәсе районы, Шикнәү Чирмешәне авылында җирләнәчәк.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Журналист һәм язучы Госман Гомәр вафат. Хушлашу бүген Чистай урамы алтынчы йорт янында 9.30 сәгатьтә булачак. Әдип туган ягында җирләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге хәбәр итте.
«Урыны җәннәттә булсын. Якыннарына күркәм сабырлыклар телибез», — диелде хәбәрдә.
Госман Гомәр, Госман Гомәр улы Гомәров (1933 елның 10 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Шикнәү Чирмешәне) — журналист, язучы-прозаик. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Х. Ямашев һәм Ф. Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Шәрәфле аксакал» медале иясе. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Вакытлы матбугатта хезмәтләре 1949 елдан күренә башлый. Тормышның әһәмиятле темаларына багышланган язмалар, очерклар, мәкаләләр, фельетоннар авторы. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында «Уйна гармуныңны» дигән беренче проза әсәре басылып чыга.
Матбугат битләрендә «Упкын» (1990), «Элмәк» (1991), «Юлбарыс тырнагы» (1992), «Каты борын» (1992), «Шаһмиран» (1994, 1998, 2018 (рус телендә), «Мөһер» (1998), «Чия чебене» (2002) исемле повестьлары басылган. 2000 һәм 2004 елларда «Юлбарыс тырнагы» һәм «Гармун телләре унике» җыентыклары басылып чыга. 2015 елда парчалардан, кыска хикәя-новеллалардан төзелгән «Даһилар мөнбәре» җыентыгы дөнья күрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз