news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче күп балалы ананың биш баласына 1,5 миллион сум алименты җыелган

Хатын-кыз җиде елга якын үзенең балигъ булмаган балаларына матди ярдәм күрсәтмәгән.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче күп балалы ананың биш баласына 1,5 миллион сумга якын алименты җыелган. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Ачыкланганча, әле 2013 елның ноябрендә үк республиканың Аксубай районында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз үз хезмәт хакының икедән бер өлешен алиментлар рәвешендә биш баласына түләргә тиеш булган. Әмма ул алимент түләүдән качып йөргән, балаларына ярдәм күрсәтмәгән һәм эшкә урнашырга да теләмәгән. Шушы вакыт эчендә ваемсыз ананың балалары алдындагы бурычы 1,4 миллион сумнан артып киткән.

Нәтиҗәдә, суд хатын-кызны 5 айга төзәтү эшләренә хөкем иткән. Моннан тыш, аның хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100