news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көллият укытучысы үзенә шалтыраткан аферистларга ышанып бөтен акчасыннан колак каккан

Баулыда яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз аферистларга барлыгы 420 мең сум акча күчергән.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстандагы бер көллият укытучысы, үзенә шалтыраткан ялган инвесторларга ышанып, җыйган акчасыннан колак каккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Баулыдагы бер көллияттә белем бирүче 55 яшьлек мөгаллимәгә таныш түгел ир-ат шалтыратып, үзен инвестиция компаниясе вәкиле дип таныштырган һәм акча саклауның отышлы алымын тәкъдим иткән.

Хатын-кыз аңа ышанып, күрсәтелгән счетка 420 мең сум акча күчергән. Көтеп-көтеп тә вәгъдә ителгән керемне ала алмагач, педагог полициягә мөрәҗәгать иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100