news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике машина бәрелешү аркасында ир-ат һәлак булган

Вакыйганың шаһитлары сөйләвенчә, Toyota Land Cruiser автомобиле белән «Лада» машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Татарстанда ике машина бәрелешү аркасында ир-ат һәлак булган

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген республиканың Баулы районы юлында коточкыч юл һәлакәте булды.

Вакыйганың шаһитлары сөйләвенчә, Toyota Land Cruiser автомобиле белән «Лада» машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкән.

«Бездә эшләнгән автомобильнең йөртүчесе шунда ук җан биргән. Моннан тыш, Toyota автомобилен йөртүче дә имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте юл һәлакәтенең шаһитлары. Агентлыкка мәгълүм булганча, вафат булган ир-ат 45 кенә яшьлек.  

news_right_1
news_right_2
news_bot