news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буран чыгу сәбәпле, ЮХИДИ алдагы тәүлектә торак пунктлардан читкә китмәскә киңәш итә

Татарстан территориясендә көчле буран, җилнең урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчәюе көтелә.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Һава шартларының бозылуына бәйле рәвештә, ТР Дәүләт автоинспекциясе киләсе тәүлектә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә.

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы тәүлектә Татарстан территориясендә көчле буран, җилнең урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчәюе һәм күрү ераклыгының начараюы көтелә, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

ТР Дәүләт автоинспекциясе мондый һава торышының машина йөртүчеләр өчен бик куркыныч булуы хакында кисәтә.

«Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик тә игътибарлы һәм сак булырга чакыра», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Трассада тиешле тизлек сайларга, кискен һәм уйланмаган маневрлар ясамаска, иминлек каешын эләктерергә кирәк. Балалар автокреслода утырып барырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100