news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән

Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 265кә җитте.

Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген тагын биш кешенең коронавирустан үлүе билгеле булды. Алар – 1938, 1944, 1948 һәм 1953 елгы ир-атлар, шулай ук 1958 елгы хатын-кыз.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Татар-информ» агентлыгы узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100