news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә янындагы трассада автобус тулысынча янып беткән

Автобус хәрәкәт вакытында яна башлаган, янгын машинаның мотор бүлегендә башланган.

Бөгелмә янындагы трассада автобус тулысынча янып беткән
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бөгелмә янындагы трассада автобус тулысынча янып беткән.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә 19.40 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына «ПАЗ» автобусы януы турында хәбәр килгән.

Янгын Бөгелмә тирәсендә, Зур Покровка авылы янында булган. Автобус хәрәкәт вакытында яна башлаган, янгын мотор бүлегендә башланган.

Берничә минуттан янгын сүндерүчеләр ут капкан автобус янына килеп җиткән. Янгын мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән.

 Автобус тулысынча янып беткән. Янгынның үзендә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын автобусның төзек булмаган механизмнары аркасында чыккан дип фаразлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100